Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 Бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады. Аны эшләтеп җибәргәннән соң (агымдагы елның апрель аенда) министрлык белгечләре 589 шалтыратуга җавап бирде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындырды. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.