Олимпиада мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының 24 гомуми белем бирү фәне буенча узачак.
Беренче олимпиада 12 ноябрьдә, ә соңгысы — 23 декабрьдә үткәреләчәк.
Олимпиадаларда катнашучылар, җиңүчеләр һәм призерлар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы мәгълүматларын җыюның бердәм системасында урнаштырылачак.
Олимпиаданың муниципаль этабы 23 декабрьдә тәмамланачак. Шуннан соң 2020-2021 уку елы мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм региональ этапларында катнашучыларның исемнәре билгеле булачак.
2019-2020 уку елында мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында 73 663 укучы катнашты, ә 25 782 укучы җиңүче һәм призер булды.
Мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында катнашучыларга бик яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә кыю, үҗәт булуларын телибез!