Бүген Лаешта кар чистарту техникасының һәм матди-техник базаның кышкы сезонга әзерлеге смотры узды. Аларның торышын Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Новиков һәм шәһәр башлыгы Виктор Арефьев тикшерде.
Лаеш шәһәрендә кар чистарту белән 10 махсус техника берәмлеге шөгыльләнәчәк. Шулай ук бозлавыкны булдырмау өчен юлларны ком-тоз катнашмасы белән эшкәртү бара, быел анда 600 тонна әзерләнгән. Бу хакта Сергей Сюнин хәбәр итте.
Лаеш районы матбугат хезмәте.