Татарстанда 15 ноябрьдә су йөзүче, дала, кыр, сазлык-болын киекләренә ау сезоны тәмамлана. Бу хакта республика халкын биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты кисәтә.
Сезон тәмамланганнан соң, 20 көн эчендә, аучылар, рөхсәтнамәдә, табылган хайваннар турында мәгълүматлар таблицасын тутырырга һәм аны алу урыны буенча җибәрергә тиеш.
Әгәр документ кире кайтарылмый яки вакытында җибәрелми икән, аучыга штраф салыначак.