Татарстанда алты ел эчендә авыл мәктәпләрендә 122 спорт залы төзекләндерелде

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда соңгы алты елда авыл мәктәпләрендә 122 спорт залы ремонтланган. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумы утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.

«Бу спорт секцияләре эшчәнлегенә җәлеп ителгән, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче балалар санын арттырырга мөмкинлек бирде», — диде докладчы.

Андреев Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты гамәлгә ашырылуын искәртте. Аның максаты — авыл җирлегендә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International