Дүшәмбе, 16 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Күпчелек явым-төшемсез. Аерым районнарда томан булырга мөмкин. Юлларда урыны белән бозлавык.
Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил, диелә ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.
Һава температурасы -5°дан -10°га кадәр тибрәнәчәк.