Илдус Зарипов Лаешта боз аренасында төзелеш эшләренең барышын тикшерде

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов бүген ябык шугалакта төзелеш эшләренең барышын тикшерде. Эшчеләр соңгы этапка керештеләр: бизәкләү эшләре, инженерлык челтәрләрен һәм җиһазларны монтажлау, янәшәдәге территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Бинада 25 кеше өчен дүрт киенү бүлмәсе, душ һәм санузеллы дүрт бүлмә, кием киптерү өчен дүрт бүлмә, тимераяк сузу өчен бүлмә, универсаль кабиналар һәм тренерлар бүлмәләре, тимераяк ботинкаларын саклау, бирү һәм киптерү бүлмәләре урнашачак.

"Биредә хоккей, фигуралы шуу буенча дәресләр уздыру өчен барысы да тәэмин ителергә тиеш. Барлык уңайлыкларны булдырырга кирәк", - дип ассызыклады Илдус Зарипов. Ул ел ахырына кадәр халык яңа боз аренасында була алсын өчен, эш барышын көчәйтергә кушты.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International