Юидлылар машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре турында искәрттеләр

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Лаешның 2 нче мәктәбенең яшь инспекторлары "Шоферга хат" дигән акциясе үткәрелде. Чара юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган.

Активистлар машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү кирәклеге турында искәрттеләр.

Чараны үткәрүдә укучыларга ЮХИДИ, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре һәм укытучылар ярдәм итте.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International