Хөрмәтле Лаеш районы халкы һәм кунаклары! Сезне тирә-юньгә сакчыл карашыгызны сорыйбыз

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Лаеш районы ял итүчеләрне бай табигать белән җәлеп итә. Без-Татарстанның иң күп сулы районнарының берсе. Әмма моның үз тискәре яклары да бар. Ел саен ял итүчеләр бер тонна чүп калдыралар. Һәм бу мәсьәләне волонтерлар көче белән генә хәл итеп булмый. Имәнкискә авылында Кама елгасының яр буен тәртипкә китерү өчен махсус техника җәлеп итәргә туры килде.

Хөрмәтле Лаеш районы халкы һәм кунаклары! Сезне тирә-юньгә сакчыл карашыгызны сорыйбыз. Табигатьне яратыгыз һәм хөрмәт итегез, чүп-чарны үзегез артыннан калдырмагыз.

Җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста!

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International