«WorldSkills Russia» кысаларында Татарстанда беренче тапкыр «хокук саклау эшчәнлеге» һәм «пилотсыз һава судноларын тышкы пилотлаштыру һәм эксплуатацияләү» компетенцияләре буенча ярышлар уза. Казан, Бөгелмә, Буа, Лаеш һәм Тәтеш районнары укучылары Лаеш техник-икътисад техникумы базасында ярышалар.
Катнашучыларны Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов сәламләде: "Бу ел Татарстан өчен үзенчәлекле. Без беренче тапкыр «хокук саклау эшчәнлеге» һәм «пилотсыз һава судноларын тышкы пилотлаштыру һәм эксплуатацияләү» компетенцияләре буенча ярышлар уздырабыз. Һәм мин бу компетенцияләр өчен безнең район мәйданчык булуына бик шат, чөнки без талантлы студентлар, югары квалификацияле педагоглар белән горурлана алабыз".
Өч көн дәвамында конкурсантлар корал җыю һәм сүтү, ату, отпечаткалар алу, пилотсыз һава судноларының очуы, очыш алдыннан әзерләнү һәм алга таба мәгълүмат эшкәртү буенча үз осталыкларын күрсәтә алачаклар.
Чарада һәр компетенциядә 5әр команда катнаша.
Яшь профессионалларның эшен Мәскәү һәм Татарстан экспертлары күзәтә.
Чемпионатның максаты-эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм һөнәри әзерлек статусын һәм стандартларын күтәрү.
Лаеш районы матбугат хезмәте