Республика эш бирүчеләре татарстанлыларга 48 меңнән артык вакансия тәкъдим итә

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 18 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 62 761 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 593 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,09 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 48 254 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 874 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,3 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 750 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 28 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International