Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы гражданнарны шәхсән кабул итте.Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, төзелеш һәм дини тәрбиягә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы тарафыннан гадәттәгечә һәр атна саен кабул итү үткәрелә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көнне 12 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17. 8(84378) 2-57-27 телефон номеры буенча.

Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан, кабул итүгә саклану чараларын кулланып килүегезне сорыйбыз.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International