Кайбер шәһәр яны автобус маршрутлары үзгәртелгән. Җәдвәлгә пассажирлар агымы кимү сәбәпле төзәтмәләр кертелгән.
2020 елның 20 ноябреннән 2021 елның 1 апреленә кадәр 100 нче номерлы Казан – Матюшино совхозы шәһәр яны маршрутында түбәндәге җәдвәл урнаштырылган. Казаннан автобуслар Шаляпин урамы тукталышыннан 05:40 (дүшәмбедән җомгага кадәр), 08:20 (шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә) һәм көн саен 17:50 сәгатьтә кузгалып китә. Матюшино совхозыннан кире якка: 06:20 (дүшәмбедән җомгага кадәр), 09:35 (шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә) һәм көн саен 18:30 сәгатьтә.
Шулай ук 101 нче номерлы Казан – Усад маршруты буенча җәдвәл 2020 елның 20 ноябреннән 2021 елның 1 маена кадәр үзгәртелгән. Казаннан автобуслар «Компрессор заводы» тукталышыннан 05:25 (дүшәмбедән шимбәгә кадәр), көн саен 07:45 һәм 15:45, 17:45 (дүшәмбедән җомгага кадәр) кузгалып китә. Усадтан кире якка - 06:10 (дүшәмбедән шимбәгә кадәр), көн саен 08:30 һәм 16:30, 18:35 (дүшәмбедән җомгага кадәр).
Исегезгә төшерәбез, пассажирлар битлек режимын сакларга тиеш.