Татарстанда 11 ай эчендә балалар лагерьларында 113 меңнән артык бала ял иткән

20 ноябрь 2020 ел., җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды, анда 2020 елга якынча нәтиҗәләр һәм 2021 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, район вәкилләре һәм балалар ялы операторлары катнашты.

Үз чыгышында Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, COVID – 19 профилактикасы буенча чикләүләрне исәпкә алып, 10 ноябрьгә 113 028 бала ял иткән.

Аның сүзләренә караганда, быел, аерым вәзгыятьне исәпкә алып, өстенлекле категорияләрдәге балалар арасына хастаханәләр, сырхауханәләр, госпиталь хезмәткәрләренең балалары кергән - 450 кеше.

Министр ассызыклаганча, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор тарафыннан 2021 елның җәй башына кадәр үтәлергә тиешле республиканың шәһәр читендәге җәйге сәламәтләндерү учреждениеләренең матди-техник базасын яхшырту буенча чаралар исемлеге әзерләнгән. Моннан тыш, киләсе елда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны көчәйтергә, агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү өчен проект-смета документларын вакытында әзерләргә, белгечләрне һәм педагогик хезмәткәрләрне әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Дамир Фәттахов фикеренчә, авыр тормыш хәлендә булган балаларның, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм инвалидларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру төп акцентларның берсе булып тора. Алар өчен лагерьларда махсус сменалар үткәрелә.

Үз чиратында Ләйлә Фазлеева җәйге ялны оештыручыларның, күзәтчелек органнарыннан, министрлыклардан һәм ведомстволардан коллегаларның көйле һәм фидакарь эшен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International