Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкына киләсе атнада куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкына киләсе атнада куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 23 ноябрьдә Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә.

Буран шартларында машина йөртүчеләргә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә кирәк. Әгәр сез шәһәр читендәге юлда югалган булсагыз яки машина төзек булмаса, сигналларны гудок белән бирегез һәм күтәрелгән капотка якты тукыма элегез. Алга таба машина эчендә ярдәм көтегез. Бер генә очракта да аннан ерак китмәгез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International