Рослесхозда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалган: барлыгы 40 миллион агач утыртылган

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында быел үткәрелгән «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалган. Катнашучылар көче белән барлыгы 40 млн. агач утыртылган.

«Без акцияне икенче тапкыр уздырдык. Узган ел 37 миллион агач утыртылды, быел 40 миллионга җиткердек. Коронавирус йогышы таралуга бәйле чикләүләр аркасында үзгәрешләр булды, әмма пандемия булса да, һәр төбәк керткән өлеш аркасында быел агач утырту эшләренә илнең барлык 85 субъекты да кушылды – акцияне үткәрә алдык», – дип билгеләп үтә РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко.

Татарстан Республикасында акция кысаларында 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн. данәдән артык утырту материалы утыртылган. Чаралар Буа, Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарында киң колач белән узган.

Исегезгә төшерәбез, быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе 26 августта Камчаткада старт алган иде. Акция РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Рослесхоз, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте һәм Гомумроссия халык фронты («ГХФ яшьләре») ярдәме белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International