Кече Елга авылында 2020 елга йомгак ясадылар

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Кече Елга авыл җирлегендә 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде. Чара Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашында узды.

Төп доклад белән җирлек башлыгы Лилия Кыямова чыгыш ясады.
2020 елда Шуран авылының Кооператив урамында электр баганаларының бер өлешен алыштырдылар һәм СИП суздылар, бу юнәлештә эш дәвам итә. Үзара салым программасы ярдәмендә Новостройка-2, Заречная урамы буенча чокырларны ямау эшләре башкарылды. Кече Елга авылында су челтәрләре яңартылды, 2 кое куелды, Кыр урамы буенча скважина киртәләнде. 2021 елда юлларга вак таш җәю, урам яктырткычлары урнаштыру, автомобиль юлларын яктырту һәм кәрәзле элемтәне яхшырту эшләре дәвам итәчәк.

Лилия Кыямова авыл халкына җирлек тормышында актив катнашканнары, аерым алганда, җыештыру һәм төзекләндерү өмәләрендә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Федераль программа буенча сыер хуҗалары субсидия алды, бу авыл халкына яхшы ярдәм булды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү турында Лаеш районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Виталий Германов сөйләде.

Шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният мәсьәләләре дә кузгатылды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International