Салкыннар башлану уңаеннан, ул социаль хезмәтләргә күп балалы гаиләләрне, авыр тормыш хәлендә калган ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне аерым контрольгә алырга кушты.
Бу көннәрдә күп кар яуды, барлык коммуналь хезмәтләр көчәйтелде, авария хәлләре оператив рәвештә бетерелде, электр һәм су белән тәэмин итү буенча кайбер мәсьәләләр булды. Ремонт эшләре тиз һәм сыйфатлы башкарылган. Башлык бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кушты, нигезсез тоткарлыклар булырга тиеш түгел, - дип ассызыклады ул.
Авыл җирлекләре башлыкларына Илдус Зарипов җир кишәрлекләрен һәм капиталь төзелеш объектларын инвентаризацияләү эшне төгәлләргә кушты.
Лаеш районында covid-19 профилактикасы өчен халыкны күпләп вакцинацияләү башланды. "Вакцинация барышы һәм үткәрү кагыйдәләре турында район халкына хәбәр итәргә кирәк". (Чәршәмбе, 20.01 сәгатьтә РҮХнең баш табибы Елена Коробова катнашында турыдан-туры эфир булачак).
Шулай ук Башлык пандемия чорында профилактика кагыйдәләрен үтәмәскә чакырды. Иҗтимагый урыннарда битлек кияргә, антисептиклардан файдаланырга.
Киңәшмәдә муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр катнашты.
Шулай ук районның оператив хәле, «Имәнкискә агропаркы» мисалында Лаеш муниципаль районында агробизнесны үстерү концепциясе мәсьәләләре, Лаеш районы Советына һәм Башкарма комитетына кергән гражданнар мөрәҗәгате, коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча чаралар турында мәгълүмат каралды