Бүген район Башлыгы Илдус Зарипов һәм район прокуроры Юрий Марасов катнашында Пелево авыл җирлегенең 2020 елдагы эшенә йомгак ясадылар. Авыл халкының сорауларына район Башлыгы Илдус Зарипов җавап бирде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген авылда уңайлы тормыш өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Авыл җирлеге җитәкчелеге тарафыннан грамоталы һәм көйле эш оештырылган.
2020 елдагы эшчәнлек турында җирлек башлыгы Равия Евдокимова сөйләде.
Пелевода өзлексез су белән тәэмин ителгән, һәр йортта кран астыннан чишмә суы ага, дип билгеләп үтте ул. Торак пунктны 133 фонарь яктырта, аларның 78е исәпкә алу приборына тоташтырылган, калганнарын быел тоташтыру планлаштырыла. Хисап елында 30 ДРЛ лампасы энергия саклаучы, светодиодлы лампаларга алыштырылды, тагын 5 энергия саклаучы фонарь өстәмә куелды. 16 фонарь ремонтланган.
Евдокимова сүзләренчә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүнең нәтиҗәле коралларының берсе-үзара салым программасы, аның кысаларында халыктан кергән һәр сумга 4 сум өстәлә. Халык инициативасы белән су челтәрләрен ремонтлауга, юлларны кардан чистартуга, энергияне саклый торган яктырткычларны алыштыруга һәм урнаштыруга акча юнәлдерү турында Карар кабул ителде.
Җирлек территориясендә авыл хуҗалыгы тармагы, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар да уңышлы үсеш ала.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Пәрәүдәдә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә стелла урнаштырылды. Стелла янындагы паркта килүчеләр өчен эскәмияләр урнаштырылган һәм миләшләр утыртылган.
Шулай ук сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.