ТР Төзелеш министрлыгы: 2021 елда 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Быел Татарстанның төзелеш тармагы оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтә. Аның очышы 1921 елның 22 октябреннән, дәүләт корылмалары комитеты боерыгы белән беренче дәүләт универсаль төзелеш конторасы төзелгәч алып барыла. Бу хакта министрлыкның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин, "ТКХ реформалауга ярдәм фонды" дәүләт корпорациясе директоры Константин Цицин катнашты.

«Быел зур эш көтелә, безнең тармак оешуның 100 еллыгын билгеләп үтә. Мин ышанам ки, без куелган бурычларны үтәрбез һәм алар тулысынча үтәләчәк, - дип ассызыклады Марат Айзатуллин. 2021 елда төзелеш һәм капиталь ремонт буенча 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Безнең ишегалды»масштаблы республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Алданган өлешчеләр белән мәсьәлә тулысынча хәл ителергә тиеш. Бүген проблемалы 10 йорт төзелеше, шул исәптән РФ Торак фонды белән төзелгән килешүләр кысаларында да».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International