Иртәгә, 26 гыйнварда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының баш суд приставы Әнвәр Фәрит улы Закиров Лаеш районында яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк.
Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гражданнарны кабул итү видеоэлемтә режимында Лаеш районы суд приставлары бүлегендә Лаеш шәһәре, М.Ульянова урамы, 54 нче йорт адресы буенча узачак. Алдан язылу 8 (986)720-47-72 телефоны буенча башкарыла.
Үзең белән паспорт як ышаныч кәгазе (бурычлы яки түләтүче вәкиленә), шулай ук шәхси саклану чаралары булырга тиеш.