ТР мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне контрольдә тотуны дәвам итә

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

20 гыйнварда узган Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведомство башлыгы Марина Патяшина мәктәптә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештырудагы җитешсезлекләр турында хәбәр итте. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе мәгълүматларына караганда, 2020 елда уку йортларының 27% ы, барлык туклану операторлары һәм азык-төлек һәм ярымфабрикатлар белән тугыз эре тәэмин итүче тикшерелгән.

Һәр факт анализланган, ачыкланган җитешсезлекләр һәр мәктәп белән җентекләп тикшерелгән. Иң киң таралган җитешсезлекләр арасында: факттагы һәм үрнәк менюның тәңгәлсезлеге, порция күләменең һәм рационның калориялелеге кимү, ризык әзерләү технологиясен бозу, туклану индексының артуы.

Һәр конкрет очрак шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетларының мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә яңгырады һәм тикшерелде.

 Мондый җитешсеәлекләргә юл куйган хезмәткәрләргә дисциплинар җәза бирелгән; туклануны оештыру өчен җаваплы затлар арасында аңлату эшләре үткәрелгән; мәгариф оешмалары җитәкчеләре тарафыннан тарату линияләре тикшерелгән; вазыйфаи затлар штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган; персоналны кабат инструктажлау үткәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау, тарату линияләрен ремонтлау, кухня җиһазларын алыштыру һәм һәр мәктәпне әзер ризыкларның температурасын тикшерү өчен термощуплар белән тәэмин итү планлаштырылган.

Укучыларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм шәхсән министрның аерым контролендә тора.

Кайнар ашны оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшен дәвам итә: +7 (843) 294-95-70, аның буенча мәктәп ашханәләрендә туклануны тиешенчә оештырмау факты турында хәбәр итәргә мөмкин. Линия эш көннәрендә 09:00 дән 18:00гә кадәр эшли.

Моннан тыш, 2020 елның февралендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән Ата-аналарның республика советы оештырылды, аның составына һәр муниципаль районнан ата-аналар контроле комиссияләренең иң актив вәкилләре керде. Ата-аналар мәктәп һәм мәктәптән тыш чараларда катнашалар, мәктәп ашханәләренә, шул исәптән җирле хакимият органнары вәкилләре, депутатлар белән рейдлар оештыралар, мәктәпләрдә кайнар аш оештыруны атна саен тикшереп торалар.

Ата-аналарның республика советы эше белән, республиканың төрле районнарында  укучыларны тукландыруда  ата-аналар контроле комиссияләре эше нәтиҗәләре, видео һәм фото-хисаплар белән социаль челтәрләрдә — Instagram да (https://www.instagram.com/rodsovetrt/) һәм  Вконтакте (https://vk.com/public193636182) танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International