Татарстанда полилингваль комплекслар идеологиясен таратырга телиләр

2021 елның 19 феврале, җомга

Татарстанда төбәк мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып полилингваль белем бирү комплексларын төзү тора. Татар, рус һәм инглиз телләрендә предметларны өйрәнүне күздә тоткан «Адымнар» проекты идеологиясен республиканың барлык белем бирү оешмаларына таратырга телиләр.

Бу хакта «Татарстан Республикасында туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуда заманча мәгариф траекторияләре» түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International