Фәрит Хәнифов: илкүләм проект старт алганнан соң 2 ел эчендә Татарстанда 500 километрга якын юл норматив хәлгә китерелде

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм  проекты һәм KAZAN DIGITAL WEEK 2021 халыкара форумына әзерлек кысаларында Россия Федерациясе субъектларының юл челтәрендә интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) гамәлгә кертү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде.

Министр ассызыклаганча, заманча чынбарлык автомобиль юлларының сыйфатын, үткәрүчәнлек сәләтен һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру буенча бурычлар куя. Аларны үтәүгә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты механизмнары да ярдәм итә.

Узган ике ел эчендә Татарстанда милли проектны гамәлгә ашыру башланганнан бирле 478,3 км юл һәм урам челтәре норматив хәлгә китерелгән. Проект кысаларында, шәһәрнең торак төзелеше программалары белән бәйле рәвештә, юл-урам челтәрен үстерүгә юнәлдерелгән эре социаль объектлар гамәлгә ашырыла башлады. Аерым алганда, бу Зур Казан боҗрасы участогы төзелеше һәм Казан - Шәмәрдән юлын реконструкцияләү кебек объектлар.

Моннан тыш, Ф. Хәнифов сүзләренә караганда, 300 меңнән артык халкы булган шәһәр агломерацияләрендә милли проект кысаларында интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү буенча чараларны гамәлгә ашыру республика өчен зур ярдәм булды. Татарстаннан әлеге категориягә Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләре керде.

2020 елда 370 млн сумлык бирелгән трансферт уңышлы һәм тулы күләмдә үзләштерелгән. Акча диспетчерлаштыру, мониторинг һәм идарә үзәге төзүгә юнәлдерелгән. Шулай итеп, 15 метеостанция, 18 интенсивлык датчигы, 15 мәгълүмати алмаш мәгълүмат таблосы һәм видеостена урнаштырылган.

Шулай ук ТР транспорт системасы белән идарә итү бердәм платформасының I этабы гамәлгә ашырылды. Ул кирәкле сервер инфраструктурасын җәелдерүне һәм база модульләрен эшләүне үз эченә ала: ИТС нәтиҗәлелеген контрольдә тоту, юл эшләре һәм җәмәгать транспорты белән идарә итү, транспорт рөхсәтләрен бирү, хәрәкәттә катнашучыларга үзәкләштереп хәбәр итү.

Моннан тыш, акча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фотовидеофиксацияләү системасын үстерүгә тотылган - 49 фотовидеофиксация комплексы сатып алынган һәм юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын үстерүгә тотылган. Аерым алганда, юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы булган 5 светофор объектын төзекләндерү буенча эшләр башкарылган.

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 2021 елда, әлеге юнәлешләрдән тыш, Татарстанда автоматик зур габаритлы йөк  контроле системасын үстерү һәм транспорт тармагын цифрлаштыру өчен инновацион карарлар һәм пилот проектларны гамәлгә кертү планлаштырыла.

2021 елда Татарстанга интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен 370 млн сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International