КФУда бушлай татар теле курслары башланды, аларга 1056 кеше язылды. Бу, алдагы еллар белән чагыштырганда, 10 тапкыр күбрәк.
Мондый курслар 2011 елдан барлык теләүчеләр өчен үткәрелә. Быел алар татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссия белән берлектә оештырыла. Шуның аркасында курслар Казанда, Алабугада һәм Яр Чаллыда 2021 елның 25 февраленнән 28 маена кадәр узачак.
Максаты-халык арасында татар телен популярлаштыру. Тыңлаучыларның аудиториясе төрле: мәктәп укучылары, студентлар, төрле һөнәр ияләре һәм пенсионерлар. Дәресләр 7 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләргә исәпләнгән.
Тыңлаучылар өчен КФУ укытучылары махсус методик кулланмалар булдырдылар. Тыңлаучыларны шулай ук күчмә дәресләр, театрга бару да көтә. Соңыннан барлык укучылар да тест тапшыра. Курсны уңышлы узган тыңлаучылар, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, КФУ сертификаты алачак.