Лаешта дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюз активы белән киңәшмә узды

2021 елның 26 феврале, җомга

Бүген Лаеш районының дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюз активы белән киңәшмә узды. Аның эшендә район Башлыгы Илдус Зарипов һәм РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты.

Төп доклад белән ышанычлы зат-район Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул 2020 елда профсоюз оешмаларының эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлар турында сөйләде.

Шулай ук Лаеш районының башлангыч профсоюз оешмаларында хезмәт өлкәсендә социаль партнерлык мәсьәләләре каралды.

Ольга Калашникова Лаеш районы профсоюз оешмалары эшчәнлеген уңай бәяләде: "сезнең район-республикабыз башкаласының юлдашы. Сез күп районнар өчен үрнәк булып торуыгыз һәм барлык мәсьәләләрне дә җайга салып хәл итүегез бик куанычлы".

Илдус Зарипов һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен Ольга Калашниковага рәхмәт белдерде һәм бүген профсоюз оешмаларының, элеккегечә үк, хезмәткәрләр, эш бирүче һәм дәүләт арасында мөһим, бәйләүче роль уйнавын билгеләп үтте. "Сез безнең кешеләрнең лаеклы хезмәт һәм ялын тәэмин итү буенча мөһим эш башкарасыз", - дип билгеләп үтте башлык.

Ольга Калашникова Илдус Зариповка шәхси өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Чара активистларны бүләкләү белән тәмамланды.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International