Илдус Зарипов М-12 трассасын төзү мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашты

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Лаешта «Мәскәү-Түбән Новгород-Казан»М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын төзүдә ярдәм күрсәтү һәм алып бару буенча эш төркеменең чираттагы очрашуы булды. Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, җаваплы белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары, Орловка авыл җирлеге халкы, республика эшче төркеме әгъзалары – Дмитрий Дементьев, Руслан Мадифуров, Марат Ногманов, «Автодор» ДК Казан филиалы әйдәүче белгече Рамил Вилданов, «Гипростроймост – Санкт-Петербург институты» АҖнең аерым бүлекчәсе җитәкчесе Виктор Алексеев, «Мостострой-11» АҖ генераль директоры урынбасары Валентин Багаев, «Мостострой-11» АҖ проекты җитәкчесе Артем Лупарев якындагы планнар турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта Лаеш районында М-12 трассасының дүртенче этабын төзүгә әзерлек эшләре бара. Ком һәм вак таш өю өчен мәйданчыклар куела, вакытлыча керү юллары төзелә, төзелеш мәйданчыклары төзекләндерелә, инженер-геологик эзләнүләр башкарыла.

Төркем әгъзалары, аларның техник торышын начарайтмас өчен, юл катламнары конструкцияләрен көчәйтү буенча чаралар, шулай ук төзелеш эшләре тәмамланганнан соң норматив халәтне тәэмин итү буенча фикер алыштылар. "Мәскәү-Түбән Новгород-Казан" М-12 тиз йөрешле автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосага эләгүче җирләрне сатып алу килешүләрен рәсмиләштерү өчен авыл җирлекләрендә пай җирләре милекчеләре турында мәгълүмат җыю мәсьәләләре дә кузгатылды.

Исегезгә төшерәбез, ил җитәкчелеге тарафыннан М-12 автоюлын 3 ел эчендә төзү бурычы куелды. Бу уникаль проект, ул уңай йогынты ясаячак һәм районның алга таба социаль-икътисади үсешенә өстәмә шарт булачак. Әмма әлеге автомобиль юлының иң мөһим өстенлеге шунда ки, ул "Европа-Көнбатыш Кытай" магистрале проектының бер өлеше булып тора. Бу яңа эш урыннары булдырырга, районның җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен шартлар булдырырга, базар конъюнктурасын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте Илдус Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International