"Наше время – Безнең заман" IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале старт алды

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман»IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале старт алды.

Фестивальнең сайлап алу этаплары 2021 елның октябреннән ноябрьгә кадәр узачак һәм Әлмәт, Түбән Кама, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм Казанда гала-концертны үз эченә алачак.

Фестиваль нигезләмәсе һәм барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International