Илдус Зарипов: «бу көн йөрәкләребезне чисталык, игелек һәм мәхәббәт белән тулыландырсын»

2021 елның 13 мае, пәнҗешәмбе

Сезне Рамазан ае тәмамлану белән котлыйм.

Бүген без якыннарыбызга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, әйләнә-тирәдәгеләргә карата игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга тиеш. Бу бәйрәм югары рухи сыйфатлар һәм әхлакый нормалар тантана символы булып тора, анда иҗатка һәм игелекле эшләргә ихлас омтылыш чагылган.

Постны үтәү һәр кешедә рухи көч, сабырлык тәрбияли, тормышның чын кыйммәтләрен күрсәтә.

Мәдәниятләрне үзара баету, дуслык һәм тату яшәү традицияләрен үстерү – безнең районның күркәм традицияләре. Бүген мин чын күңелдән Лаеш җирендә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калуыбызны, һәм иң мөһиме, үсеп килүче буынны лаеклы үрнәк итеп тәрбияләүне телим.

Бу көн һәр йортка җылылык һәм шатлык, татулык һәм иминлек, тирә-юньдәгеләрнең хөрмәте, ярдәм, аңлау һәм мәхәббәт алып килсен! Кадерле район халкы, сезгә чәчәк ату һәм тынычлык телим!

Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International