Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен карыйлар

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Бу максат белән БГЭ делегациясе, азык-төлек һәм су куркынычсызлыгы буенча Дәүләт министры Мария Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири җитәкчелегендәге һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән Лаеш районының «Каусар» авыл хуҗалыгы һәм сату (сәүдә) кулланучылар кооперативында булдылар. Алар җитештерү цехларын һәм предприятие җитештерә торган продукцияне карадылар.

Биредә җитештерүнең тулы циклы булдырылган:  көтү, инкубаторлар, кошчылыклар, сугым цехы, эшкәртү. Инглиз ит токымлы Черри Велли үрдәкләре тиз үсә һәм сыйфатлы ит бирә,  иткә ихтыяҗ арта.

2018 елда предприятие Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кош итен эшкәртү җиһазлары сатып алу өчен 30 млн.сум күләмендә грант алды. Җитештерелә торган продукция ассортименты колбасалар, сосиска, паштеталар, үрдәк итеннән казылык һәм сөт продукциясе һ.б. үз эченә ала.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International