Илдус Зарипов су белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышын уздырды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, Лаеш районында су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү буенча эшче төркем төзелде.

Бүгенге көндә Лаеш, Ташкирмән, Габиш, Яңа Алан һәм Каип авылларында иң киеренке хәл күзәтелә.

Хәзерге вакытта Лаеш районында су куллану 2 тапкыр арткан. Бу ял итүчеләр һәм аномаль эсселек күпләп килү белән бәйле. "Хәтта билгеләнгән өстәмә куәтле насослар да йөкләнешне үти алмый", - диләр белгечләр.

Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Новиков хәбәр иткәнчә, суны чамадан тыш куллану, шәхси йортларда насосларны куллану, бакчаларга тәүлек әйләнәсе су сибү белән тәэмин итү системасында өзеклекнең төп факторы булып тора. "Аномаль эссе һава торышы хәлне катлауландыра, бакчаларда су күп тотыла", - дип билгеләп үтте Новиков.

Район башлыгы подрядчы оешмаларга бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты:

"Су һәр кеше өчен мөһим ресурсларның берсе булып тора. Эссе һава торышы белән бәйле кыенлыкларга карамастан, сез бу мәсьәләне тиз арада хәл итү юлларын карарга тиеш".

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International