Илдус Зарипов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсен үткәрде

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Бүген традицион киңәшмәдә су белән тәэмин итү, чүп чыгару һәм кече бизнесны үстерү вәзгыяте турында фикер алыштылар. Ул район Башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә узды.

Илдус Зарипов подрядчы оешмаларга өзлексез су белән тәэмин итү эшен дәвам итәргә кушты. "Су белән тәэмин итү мәсьәләләре булган нокталарны даими ачыкларга кирәк. Вәзгыятьнең кискенләшүенә юл куярга ярамый", - дип билгеләп үтте район башлыгы.Шулай ук район территориясендә чүп чыгару мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.

Киңәшмә барышында авыл җирлекләре башлыкларына шәхси эшмәкәрлекне оештырганда һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алып барганда дәүләт ярдәме күрсәтү методлары турында сөйләделәр.Илдус Зарипов адреслы ярдәм кирәкле һәркемгә барып җитәргә тиеш, дип билгеләп үтте.

Шулай ук 2020-2021 уку елына йомгак ясалды. "Белем бирү сыйфатының уңай динамикасы күзәтелә. Лаеш районында математика һәм рус теле буенча нәтиҗәләр республика буенча уртача күрсәткечләрдән югары", - дип ассызыклады Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лия Хөсәенова.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International