Лаешта Гавриил Романович Державинның туган көненә багышланган традицион «Державин укулары-2021» узды. Танылган дәүләт эшлеклесе, мәгърифәтче һәм бөек язучы 1743 елның 14 июлендә хәзерге Лаеш районы территориясендә туа.
Тантана Лаеш шәһәрендә Державин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.
Тантаналы чарада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Илдус Зарипов үз чыгышында Лаеш районында һәм Татарстанда танылган якташыбызны горурланып искә алалар, дип билгеләп үтте. "Гавриил Романович Державин исемен күп объектлар йөртә. Хәзер чара уза торган шәһәрнең үзәк мәйданы, Сокуры авылында мәктәп, Державино авыл җирлеге-аларның барысына да аның исеме бирелде", - дип ассызыклады район башлыгы.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кунакларны бәйрәм белән котлады һәм: «һичшиксез, сезнең хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз дөнья мәдәнияте хәзинәсенә керде», - дип белдерде.
Шулай ук Илдус Зарипов һәм Ирада Әюпова Лаеш районы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә район һәм республика бүләкләрен тапшырдылар.
Чара бәйрәм концерты белән үрелеп барды. Кунаклар алдында халыкара конкурслар лауреатлары, республиканың атказанган артистлары, шагыйрьләр һәм язучылар чыгыш ясады.
Лаеш районы матбугат хезмәте