Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен хокукый белемнәр мәктәбе

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

2021 елдан башлап кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту максатыннан социаль проект тормышка ашыра.

23 июль һәм 6 август көннәрендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре узачак.

23 июльдә дәресне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле үткәрәчәк. Темасы «18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балалар һәм инвалидлар өчен мәдәни-ял чаралары»

6 августта дәресне Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге вәкиле үткәрәчәк.

Катнашу өчен "WhatsApp" төркеменә керергә кирәк https://chat.whatsapp.com/HkUcMjVrSIT4yGeVQqxeUx

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International