Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 елның 7 ай йомгаклары буенча төбәк муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешен бәяләүче айлык рейтинг формалаштырылды. Быелның гыйнвар-июль айлары өчен гомуми рейтингта Лаеш (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама муниципаль районнары (3 урын) алдынгы урыннарны саклап калды.
Азнакай һәм Нурлат муниципаль районнары рейтингта берьюлы 5 позициягә күтәрелде. Әлеге уңай үзгәрешләр хезмәт хакының сатып алу сәләте артуга, эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә бәйле. Эшсезлек дәрәҗәсенә килгәндә, 7 ай нәтиҗәләре буенча, яртыеллык нәтиҗәләренә карата шулай ук 0,96 проценттан 0,9 процентка кадәр кимү күзәтелә. 35 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән. Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе Минзәлә (0,21%), Актаныш һәм Кайбыч муниципаль районнарында (0,22%), иң зур күрсәткеч – Казан шәһәрендә һәм Баулы муниципаль районында (1,33%) һәм Нурлат муниципаль районында (1,23%) теркәлгән.
Җан башына исәпләгәндә, республика буенча җитештерелгән продукция күләме 548,7 мең сум тәшкил итә, республика муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (3494,0 мең сум), Түбән Кама (1445,5 мең сум) һәм Яңа Чишмә (1285,3 мең сум) муниципаль районнарында.
2021 елның гыйнвар-июль айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә 0,407 кв.метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы Питрәч (3,296 кв.метр), Лаеш (2,559 кв. метр) һәм Тукай (1,767 кв. метр) муниципаль районнарында кертелгән.