Лаеш муниципаль районының «Алтын көз” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Минем гаиләм” темасына рәсемнәр конкурсына йомгак ясадылар.
Конкурста балигъ булмаган 27 бала катнашты. Балалар һәр рәсемгә үзләренең һәм күңелләренең бер өлешен керткәннәр, һәр рәсем индивидуаль һәм үзенчә искитәрлек!