Лаеш районы урманнарында һәм аучылык җир-суларында кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыра башладылар. Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышкы чорга әзерлек эшенә керештеләр.
Куяннар, кабаннар һәм пошилар өчен җимлекләр Көек авыл җирлеге урманнарында Лаешның 2 нче мәктәбе укучылары белән берлектә урнаштырылды.
Җимлекләрне, порхалищларны ничек дөрес итеп урнаштыру турында ТР Биологик ресурслар һәм үсемлекләр дөньясын саклау буенча районара бүлек җитәкчесе Михаил Ерошомов сөйләде.