Бүген Лаеш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Екатерина Дмитриевна Лапташкина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Аңа Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Лаеш районы башлыгы исеменнән котлау сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков тапшырды.
«Хөрмәтле Екатерина Дмитриевна, сезне чын күңелдән әлеге истәлекле вакыйга – тууыгызга 100 ел тулу белән котлыйм! Сезнең тормыш юлын лаеклы рәвештә Лаеш районы тарихының бер өлеше дип атарга була.
Сез-җиңүчеләр буыны вәкиле. Авыр елларның барлык тормыш сынаулары аша узгач, сез батырлык һәм ныклык үрнәген күрсәттегез, шул ук вакытта йөрәктә мәхәббәт һәм миһербанлыкны саклап калдыгыз.
Хөрмәтле Екатерина Дмитриевна, сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим! Сезнең йортыгызда һәрвакыт җылылык, уңайлылык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!»