Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Архангельсктан килгән делегация белән калийлы ашламалар җитештерү турында фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков җитәкчелегендә үткәрелгән чарада Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров һәм «Казан май комбинаты» АҖ генераль директоры Дмитрий Максимов катнашты.
Архангельск ягыннан «Техсервис» ҖЧҖ генераль директоры Антон Середкин, «Техсервис» ҖЧҖнең сату бүлеге җитәкчесе Роман Медведков һәм башкалар катнашты.
«Техсервис» компаниясе – озайтылган агач гранулалы көлнең комплекслы ашламасын җитештерүче.