Татарстан Республикасы Лаеш районында «кулланучылар хокукларын яклау» һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрелде

2021 елның 19 ноябре, җомга

2021 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районына барып кайтты.

Хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрелде.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында хуҗалык итүче субъектлар белән очрашуларда «коррупция» төшенчәсе, аның һәр граждан өчен күренеше формалары һәм нәтиҗәләре белән таныштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International