Татарстанда шторм кисәтү игълан ителде

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 29 ноябрь кичендә, төнлә һәм көндез 2021 елның 30 ноябрендә төнлә 10-15 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
30 ноябрьдә 02 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр бик көчле җил, урыны белән секундына 25 метрга кадәр.

Шулай ук урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем көтелә, аерым районнарда күреме сизелерлек начарлану белән буран, бозлавык, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International