ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды республика эшмәкәрләреннән халыкара күргәзмәләрдә Татарстаннан бердәм коллектив стенд составында катнашуга гаризалар кабул итә башлый. Татарстан эшмәкәрләре үз продукцияләрен халыкара күргәзмәләрдә күрсәтә һәм Россиядә һәм чит илләрдә партнерлар таба алачак.
Татарстан җитештерүчеләренә чараларда катнашуга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды структурасына керә торган экспортны яклау үзәге ярдәм итәчәк. Үзәк бердәм күргәзмә стендын оештыра, шул исәптән күргәзмә мәйданын арендалау өчен түләү, стенд төзү, тәрҗемәче хезмәте. Гаризаны түбәндәге күргәзмәләргә бирергә мөмкин.