Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тизйөрешле М-12 автомобиль юлы һәм «Волга» М-7 федераль автомобиль юлы төзелеше объектлары өстеннән очып узды, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында. Рөстәм Миңнеханов М12 автомобиль юлы участогын карады.
Кирби авылында (Лаеш районы) М-12 объектлары төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, “Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” ФКУ җитәкчелеге вәкилләре һәм башкалар катнашты. Мөһим инфраструктура объектын төзү график буенча бара, эшләр тәүлек буе алып барыла, дип хәбәр иттеләр Президентка.