Татарстанда эссе һава торышы аркасында янгын куркынычы зур. Республика территориясендә янгыннар теркәлмәсә дә, хакимият барыбер халык өчен кайбер чикләүләр кертергә карар кылды.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычының IV классы теркәлә. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының дистанцион мониторингы мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, 2022 елның 9 августына республика территориясендә 397 термик нокта теркәлгән. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгын куркынычы янаган шартларда космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, халык арасында агитация-аңлату эшләре алып барыла. Шуңа бәйле рәвештә татарстанлыларга 9 августтан урманнарга бару киңәш ителми.
Тыю 21 көн дәвам итәчәк.