Державин авыл җирлегендә 2022 елга йомгаклар ясалды

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Державин авыл җирлегендә 2022 елга йомгаклар ясалды. Хисап доклады белән җирлек башлыгы Исламия Камалиева чыгыш ясады. Гражданнар җыены Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов катнашында узды.

Державин авыл җирлеге составына 4 торак пункт керә: Державин авылы, «Державин» ДНТ, «Көнчыгыш Державин» ДНП һәм «Державин киңлекләре» территориясе. 2022 елда үзара салым программасы кысаларында 914 метр суүткәргеч салынган, багана, биш кое урнаштырылган. Заббаров ур., 720 метр озынлыктагы асфальтланган.

Юл билгеләре куелды. Казан урамында балалар мәйданчыгы төзелде. Урамнарның начар яктыртыла торган участокларында урам яктырткычлары урнаштырылган. Ел дәвамында даими рәвештә территорияләрне чүп-чардан чистарту буенча өмәләр уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International