Тат.Янтык авыл җирлегендә 2022 елда башкарылган эшкә йомгак ясалды. Хисап доклады белән җирлек башлыгы Нәзир Мифтахов чыгыш ясады.
Советның төп бурычы - авыл халкының көнкүрешен яхшырту, хуҗалык объектларында, бюджет учреждениеләрендә эшчәнлекне уңышлы гамәлгә ашыру, иминлекне, эчке эшләрне саклау, авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгырту. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә җирлекнең төрле оешмалары һәм халык депутатлары катнаша, дип хәбәр итте Нәзир Мифтахов.
Гражданнарның үзара салым акчасына Нагорная урамы вак таш түшәлде. Су манарасын койма белән әйләндереп алганнар. Быел Колхоз, Казан һәм Кибет урамнарын су белән тәэмин итәчәк су белән тәэмин итү системасын төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау планлаштырыла.