Урта Девятово авыл җирлегендә 2022 елда башкарылган эшкә йомгак ясалды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Урта Девятово авыл җирлегендә 2022 елда башкарылган эшкә йомгак ясалды. Хисап доклады белән җирлек башлыгы Ольга Чумарова чыгыш ясады.

Урта Девятово авыл җирлегенә 4 торак пункт керә: Урта Девятово авылы, Емельяново авылы, Смолдеярово авылы, Мәмәт авылы. Сергеев урамында 2нче һәм 3нче йортларда ремонт ясалган.

1 нче йорт подвалында вентиляция системасын ремонтладылар. Урта Девятово авылында зират коймалары куелды. Яңа капкалар куйдылар. Үзара салым акчасына Смолдеярово авылында 128 м яңа суүткәргеч урнаштырганнар.

Емельяново авылында каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчык төзеделәр. 2022 елда урам яктырткычларының 16 лампасы, парктагы фонарьларда 12 лампа алыштырылды, өстәмә 7 фонарь урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International