Комлы-Ковал авыл җирлегендә 2022 елда башкарылган эшкә йомгаклар ясалды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Комлы-Ковал авыл җирлегендә 2022 елда башкарылган эшкә йомгаклар ясалды. Хисап доклады белән җирлек башлыгы Надежда Гыйләҗетдинова чыгыш ясады.

 

Сессиядә Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты. Комлы-Ковал авыл җирлегенә 2 торак пункты керә: Комлы-Ковал авылы, Вороновка авылы. «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә 1 һәм 2 мәктәп тыкрыгы территорияләрен төзекләндерү буенча зур эш башкарылды: урам яктырткычлары урнаштырылды, балалар мәйданчыгы төзелде, йорт яны территориясенә асфальт җәйделәр.

Үзара салым программасы кысаларында ике урамга асфальт җәелде: Кленовая урамы - 400м, Комлы Кавал авылы - 700м. Приозёрная урамында су үткәргеч төзелде. Алдагы елда чүп-чар өчен 6 мәйданчык төзелде. 14 евроконтейнер сатып алынган. 2023 елда контейнер мәйданчыкларын төзүне һәм йорт территорияләрен төзекләндерүне дәвам итү, «Изумрудный город» паркында яктырту системасын ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International