Олы Кабан авыл җирлегендә 2022 елга йомгаклар ясалды

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Олы Кабан авыл җирлегендә 2022 елгы эшкә йомгаклар ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде. 2022 елда Аграрная урамында дамба ныгытылган. Үзара салым программасы кысаларында Олы Кабан авылында Ягодная, Учительская, Молодёжная урамнарында, Кече Кабан авылында Телеграфлы, Көньяк урамнарында юлларга асфальт җәелде.

Шоссе урамы буенча Кече Кабан авылында һәм Совет, Кооператив, Спас-Преображенская урамы буенча Олы Кабан авылында асфальт юлларны ямау эшләре алып барылды. Җирлекнең торак пунктларын төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International