«Локоло» сервисы Лаеш районы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне берләштерәчәк

2023 елның 3 марты, җомга

Татарстанның цифрлы командасы Лаеш районы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне, бизнесны һәм идарәче компанияләрне бер платформада берләштерүче «Локоло» яңа цифрлы сервисын эшләтеп җибәрде. Кушымтаны App Store һәм Google Play да алырга мөмкин.

https://locolo.tatarstan.ru/

Җитештерүчеләр билгеләп үткәнчә, аның ярдәмендә кулланучылар үз коммьюнитиларын төзи ала һәм, кушымтадан чыкмыйча, берьюлы берничә бурычны хәл итәргә мөмкин. "Локоло" республика халкы, эшмәкәрләр һәм дәүләт халкының аралашуын гадирәк һәм үтә күренмәлерәк итәчәк, дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International